+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 октябрь 2019, 18:03

Бер яшеннән атны иярләгән!..

"Терра Башкирия" ат-спорт турнирында җиңүче 13 яшьлек Динис Корбанаев киләчәктә кем булырга уйлый?

"Терра Башкирия" ат-спорт бәйгесендә 13 яшьлек укучының чемпион булуы турында язып чыккан идек инде.
Динис Корбанаев - Күгәрчен районының Югары Сирбай авылы егете.Турнирның иң яшь җайдагы финалда 12 этапта җиңү яулаучылар белән көч сынашып, беренчелекне алды.
Җиңүе өчен аңа чемпион кубогы һәм республика Башлыгыннан 150 мең сум акчалата бүләк тапшырылды. Корбанаевлар гаиләсе акчага атлар һәм Диниска өр яңа кесә телефоны сатып алырга ниятләгән.
Яшь чемпионның ат чабышларына мәхәббәте әтисеннән килә икән. Динисның әтисе күпләп атлар асрый һәм улын бер яшеннән үзе белән атта йөрткән. Әнисе сөйләвенчә, үсмер хуҗалыктагы 20 атны гына түгел, эт һәм песиләрне дә яратып тәрбияли. Урамдагы хуҗасыз җанварларны өйләренә алып кайта, әти-әнисен аларны үзләрендә калдырырга үгетли. Әнә шулай бүгенге көндә Корбанаевлар хуҗалыгында этләр, песиләр берничә булып киткән.
Мәктәпне тәмамлагач, Динис ветеринарга укырга барырга һәм ярышларда катнашуын дәвам итәргә уйлый.
Читайте нас: