Беләсең киләме?
19 Октября 2019, 07:46

"Өч таган" — көтеп алынган фильм!

Уфада Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән "Өч таган" фильмының премьерасы узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Фильм Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышланган юбилей чараларында катнашучылар өчен "Родина" кинотеатрының ике залында берьюлы күрсәтелде. Премьерага Башкортстанның мәдәни җәмәгатьчелеге — язучылар, кинематографистлар, журналистлар, Мостай Кәрим гаиләсе әгъзалары, җитәкчелек вәкилләре, бәйрәм чараларының хөрмәтле кунаклары җыелды.
Фильмны яшь режиссер Айнур Әскәров куйган.
— Бу көннәрдә Мостай Кәримгә тагын бер зур бүләк эшләнде. Фильмның туган җиребездә эшләнүе белән аеруча горурланам. Әлеге фильм безнең яшь башкаручыларга юл бирер дип ышанам — сез шундый талантлы командада эш башлыйсыз", — дип мөрәҗәгать итте картинаны төшерүчеләргә шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова.
Читайте нас