+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 октябрь 2019, 14:54

ОРВИдан ничек сакланырга?

Башкортстанда кискен респиратор инфекцияләр белән авыручылар саны арткан.

"Роспотребнадзор" хәбәр итүенчә, авырулар санының дәрәҗәсе эпидемия чигеннән түбән кала, грипп әлегә теркәлми.
2019 елның 21 октябренә республика халкының 20,1 проценты гриппка каршы прививка ясаткан, аерым алганда, 817 004 кешегә (638 мең - өлкәннәр һәм 178,9 мең – балалар).
"Гриппка каршы вакциналар вирус штаммнарыннан яклауны тәэмин итә, алар әлеге эпидемиология сезонында аеруча актуаль булып тора. Прививка ясау кампаниясе дәвам итә», - дип хәбәр итә ведомство.
Респиратор инфекцияләрдән саклану өчен саф һавада еш йөрергә, бүлмәләрне җилләтергә кирәк. Кеше күп булган урыннарда азрак йөрергә, бу мөмкин түгел икән, профилактика чарасы итеп борынга оксолин яки виферон мае сөртергә мөмкин. Шулай ук рационда витаминнар, аеруча С витаминына бай ризыкларны күбрәк кулланырга киңәш ителә. Бигрәк тә гөлҗимеш, кара һәм кызыл карлыган, балан төнәтмәләре, лимон, имбирь чәе файдалы. Табиблар вируслы авырулар көчәйгән вакытта сөт ризыкларын (эремчек, каймак), аксымлы продуктларны (балык, йомырка, ит) арттыруны да киңәш итә.
Читайте нас: