+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 октябрь 2019, 14:56

Исәнлеккә-саулыкка!

Русиядә балалар шампан шәрабын сатуны тыймакчылар.

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш психиатр-наркологы Евгений Брюн да бу идеяне хуплавын белдергән.
— Балалар өчен шампан шәрабы сатуны тыю дөрес булыр иде, чөнки бу - алкоголь рекламасы. Мондый эчемлек баланы арытаба алкоголь куллануга этәрергә мөмкин, — дигән Брюн.
Бу башлангычны “Аек Русия” федераль проекты вәкилләре дә хуплый.
— Бүген безнең яшьләр кулында күптән инде "балалар" шампан шәрабы түгел, наркологлар чын эчкече балаларны терки. Шул ук вакытта илдә эчкечелек белән авыручы балаларны тернәкләндерү өчен бер генә программа да юк, — ди проект җитәкчесе Солтан Хәмзәев.
Билгеле булуынча, кичә депутат Виталий Милонов Русиядә балалар шампан шәрабын сатуны чикләргә тәкъдим итте. Ул моны андый шампан шәрабының һәм тәмәкенең балаларга зыян китерүе белән аңлата.
Читайте нас: