+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
29 октябрь 2019, 00:01

Йолдызнамә

Ноябрь ае башланырга санаулы гына көннәр калды. Алдагы ай нинди булачак, йолдызлар нәрсәләр вәгъдә итә? Мәктәп укучылары өчен йолдызнамә белән безнең сайтта таныша аласыз.

Ноябрь аена йолдызнамә
Кучкар. Хыялларыңны чикләмә! Ноябрьдә син үз мөмкинлекләреңне һәм сәләтеңне бәяләп бетермәвеңне аңларсың. Ышан, син булдырасың! Бары тик тырышырга гына кирәк.
Үгезбозау. Ноябрь синең өчен елның иң мөһим айларының берсе. Уйларыңны тормышка ашыру, яңалыкка омтылу өчен менә дигән мөмкинлекләр ачыла. Булдыра алмыйм дигән сүз булырга да тиеш түгел.
Игезәкләр. Күңелең тынычлык һәм ял сорый. Кайвакыт паузалар да эшләп алырга кирәк шул. Ноябрь аенда планеталар үзләре сине тизлегеңне бераз киметергә, ниндидер аралашулардан баш тартырга, күбрәк үзең турында кайгыртырга этәрер.
Кысла. Ноябрьдә эшләрең уң булыр. Ышанычлы адымнар белән максатларны чынга ашыра аласың. Планлаштырганның барысын да 100 процентка гамәлгә ашырып булыр дип вәгъдә итеп булмый. Шулай да йолдызлар синең яклы.
Арслан. Укуда яхшы өлгәшәсең, чараларда да иң активы син. Берәүләр сиңа карап сокланыр, икенчеләр көнләшеп куяр. Шулай да пьедесталга күтәрелгәч, “йолдыз” чирен эләктермә, якын дусларыңны читләштерүең бар.
Кыз. Ноябрь аенда булган катлаулы вакыйгалардан үзеңә сабак ал Мөгаен, ул хәл-вакыйгалар сине кешеләрне аерырга, күбрәк үзеңә ышанырга, киләчәктә шул ук тырмага басар алдыннан вакытында туктап калырга, зур күңелсезлекләрдән котылырга өйрәтер.
Бизмән. Калган эшкә кар ява, дигән борынгылар. Төгәлләнмәгән эшләрең күп, укуда “койрыкларың” да әллә кайчаннан ияреп йөри. Төзәт, тырыш, барысын да үз вакытында эшли бар.
Чаян. Бик кәефсез чакларыңда үзеңә ошаган, күңелеңә рәхәтлек китерә торган эшләр белән шөгыльлән. Башта үз-үзеңне аңларга
өйрән, эчтән үзеңне “кимерүне” туктат. Күрерсең, үзеңне ярата башлау белән, уңыш башка өлкәләрдә озак көттермәс.
Укчы. Бер адым алга, артка карамый гына! Ниндидер зур эшкә тотынырга уйладың икән, аннан баш тартма. Кысылырга, өйрәтергә яратучылар кушканча эшләсәң, ярык тагарак янында калуың ихтимал. Ә ул сиңа кирәкме?
Кәҗәмөгез. Һәр көнеңне елмаюдан башла. Шул чагыда сиңа башкалар да тартылыр, укуың да җайланып китәр. Хәл ителмәслек тоелган мәсьәләләр дә җиңел генә чишелеш табар.
Сукояр. Ешрак кеше арасына чык. Дусларың, туганнарың, белән аралашу өчен иң уңайлы чор. Мондый очрашулар яңа идеяләр өчен, көндәлек күренешләргә яңача карарга ярдәм итәр.
Балык. Ноябрь синең өчен дә уңышлы ай. Күптәнге хыялларыңны тормышка ашыра алырсың. Әти-әниеңнең, якыннарыңның ярдәмен тоярсың. Ниндидер сәяхәт булуы, аның тормышыңа үзгәрешләр кертүе мөмкин.
Читайте нас: