+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 ноябрь 2019, 16:50

Елап сораса да алмагыз!

Балалар яратып ашый торган өч ризык организм өчен аеруча зарарлы икән.

Билгеле табиб-диетолог Елена Соломатина балалар яратып ашый торган, әмма организм өчен зарарлы тәм-томнарны әйткән. Эксперт билгеләвенчә, татлы ризыклар сатып алганда, составына игътибар итәргә һәм “кондитер майы” исеме астында кулланылучы шикәр, “трансжир”лар кушылган сыйларны читләп узарга кирәк. Аларны, гадәттә, синтетик ароматизатор һәм балландыргычлар белән бергә, пирожныйларга, төрле татлы камыр ашларына кушалар.
Диетолог билгеләп үткәнчә, иң зур куркынычны кабартмалар яисә “пончиклар” тудыра. Бигрәк тә эчлек белән кыздырылганнары сәламәтлек өчен зарарлы.
Эксперт, шулай ук, артык ачык төсле кремнары һәм кискен хуш исе булган тәм-томнардан качарга киңәш итә. Эш шунда ки, балаларны нәкъ менә шундый тәм-томнар җәлеп итә, ә җитештерүчеләр моңардан файдалана да инде.
Соломатина структурасы буенча резинканы хәтерләткән “мармелад” кәнфитләрне дә зарарлы дип саный. Аларны төрле төсләргә буяу өчен химик тәмләткечләр кулланалар.
Һәм, әлбәттә, балаларыгызга татлы газлы эчемлекләр сатып алмаска тырышыгыз. Консервантлар, химик буягыч матдәләр тутырылган күп калорияле бу эчемлек ашказаны системасын зарарлый.
Көндәлек менюга ит, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, үсемлек мае, акмай кертергә тырышыгыз. Бала атнасына ике-өч тапкыр йомырка, сыр, балык, эремчек ашарга тиеш.
Читайте нас: