+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
8 ноябрь 2019, 14:15

Беренче билет — Севастополь кешесендә!

Тиздән Кырымны Русия буенча тоташтыручы күпер аша поездлар йөри башлый.

Узган җомгадан Кырымнан Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка тимер юлы билетларын сату башланды. Беренче билетны 25 декабрьдә Севастопольдән Санкт-Петербургка юлланачак кеше алган. Плацкарт билетның бәясе — 4525 сум.
"Гранд сервис экспресс" компаниясенең рәсми вәкиле хәбәр итүенчә, билетларны сайт аша да, мобиль кушымта аша да алырга мөмкин. Әлегә билетлар сату 6нчы гыйнварга кадәр ачык.
Билгеле булуынча, ярымутрауны Русия белән тоташтыручы күпер 2016 елның февралендә төзелә башлаган иде. Былтыр яз төзелешнең графиктан алда баруы билгеле булды. Һәм, Русия Президенты Владимир Путин вәгъдә иткәнчә, объект вакытыннан алда сафка кертелде.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: