+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
9 ноябрь 2019, 21:40

Александра Пахмутовага — 90!

СССРның халык артисткасын Русия Президенты Владимир Путин котлады.

Бүген, 9 ноябрьдә, Русиянең күренекле композиторы, СССРның халык артисткасы Александра Пахмутова 90 яшьлек юбилеен билгели. Александра Николаевнаны юбилее белән Русия Президенты Владимир Путин котлады.
“Чагу, талантлы кеше, үз иҗатыгыз, бөтен тормышыгыз белән Сез сайлаган эшкә, кешеләргә, Ватанга карата тирән, иҗади мәхәббәтнең лаеклы үрнәген күрсәтәсез. Илһамлы хезмәтегез, Ватан мәдәниятенең күркәм традицияләрен үстерүгә керткән зур өлешегез Сезгә бөтен халык тарафыннан зур хөрмәт казанышы китерде”, — диелә Владимир Владимирович җибәргән телеграммада.
Александра Пахмутова 400дән артык композиция авторы. Шул исәптән, берничә буын кешеләр тыңлап, җырлап үскән “Беловежская пуща”, “Старый клен”, “Как молоды мы были” кебек популяр җырларның көен язган шәхес.
Фото: mk.ru
Читайте нас: