+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 ноябрь 2019, 12:10

“Әни, тимераякларны ал да йөгердек...”

"Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумында Олимпия чемпионы Алинә Заһитова белән булган хәлне искә төшерделәр.

"Мәскәү-Татарстан күпере" яшьләр форумында Олимпия чемпионы Алинә Заһитова белән булган хәлне искә төшерделәр.
Кичә башкалада "Мәскәү-Татарстан күпере" бишенче яшьләр форумы узды. Яшьләр форумы спикерларының берсе — Олимпия чемпионы, танылган фигуралы шуу остасы Алинә Заһитова булды. Форумга ул үзе шөгыльләнә торган "Самбо-70" спорт үзәге җитәкчесе Ренат Лайшев белән килгән иде.
Атказанган спорт мастеры, фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитовага Татарстан Президенты Рәхмәте тапшырылды. Бүләкне Алинәгә Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.
  • Минем өчен бу форумда катнашу зур мәртәбә. Яшьләргә сәламәтлек, көч телим. Алларына максат куеп, шуңа ирешергә омтылырга, иң мөһиме, бирешмәскә кирәк, — диде Алинә Заһитова.
  • Форумны алып баручы Ләйсән Дусаева Алинә белән булган бер хәлне ассызыклап узды. Спортчы туктаган кунакханәдә янгын чыккач, әнисе әйберләр җыя башлаган, шунда кыз "ташла, әни, тимераякларны ал да йөгердек" дигән.
    Фото: ачык чыганаклардан.
    Читайте нас: