+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
10 ноябрь 2019, 14:20

Ясалма интеллект — кешелекнең иң югары казанышы

Русия Президенты Владимир Путин ясалма интеллект буенча конференциянең пленар утырышында чыгыш ясады.

Ясалма интеллект буенча Көнчыгыш Европаның иң зур форумы беренче тапкыр 8-9 ноябрьдә Мәскәүдә узды. Artificial Intelligence (AI) Journey конференциясенең эшендә биш меңнән артык катнашучы – ясалма интеллект һәм мәгълүматларны анализлау өлкәсендә алдынгы Халыкара һәм Русия экспертлары, шулай ук, ясалма интеллект технологияләрен үстерү һәм куллану буенча меңнән артык лидер‑компания вәкилләре катнашты.
— Ясалма интеллект — ул югары технологияләрнең иң биек ноктасы. Ул табигый һәм гуманитар фәннәрнең математика һәм физикадан алып, психология һәм лингвистикага кадәр казанышлары. Кешелек тарихында төрле өлкәдәге белемнәрне һәм төрле дисциплиналарны үзендә берләштергән мондый үрнәк табу авыр. Ул бөтен цивилизациянең нигезе һәм алга китеше булырга мөмкин, — диде ил җитәкчесе.
Владимир Путин билгеләвенчә, нәкъ менә кешеләр, аларның таланты һәм энергиясе ясалма интеллект өлкәсендә генә түгел, технологик үсешнең барлык юнәлешләре буенча да уңышның төп факторы булып тора. Шуңа да иҗат, эшлекле инициатива өчен ирек тәэмин итәргә, базарга алга китешле продуктлар чыгаручылар өчен иң яхшы шартлар, уңайлы, дустанә тирәлек булдырырга кирәк.
— Мондый кешеләр үзләренең кирәк булуына һәм нәкъ менә монда, бездә, Русиядә уңышка ирешә алуларына ышанырга тиеш,— диде ил башлыгы.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: