+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
11 ноябрь 2019, 20:25

Көн саен 5 чакрым юл төзелә

Владимир Путин Хөкүмәт утырышында юл төзелеше мәсьәләсенә аерым тукталды.

Бүген ил җитәкчесе Владимир Путин Хөкүмәт утырышы үткәрде. Аның барышында күтәрелгән мәсьәләләрнең берсе – ил күләмендә барган юл төзелешенә кагылды.
- Бездә юл төзелеше сезоны тәмамланып килә. Илдә көн саен 5 километр яңа юл төзелә һәм 75 километр юл ремонтлана. Гомумән алганда, сезон нәтиҗәләре нинди? – Президент бу юнәлештә эшләрнең барышы турында транспорт министры Евгений Дитрихтан сорады.
Министр сүзләренә караганда, гомумдәүләт проекты кысаларында планлаштырылган барлык эшләр дә 95 процентка башкарылган.
- Төбәкләр буенча 2018 ел күрсәткечләре 20 процентка арткан иде, ә быел юл эшләре Русиянең барлык территориясендә алып барылды. Гомумән алганда, төбәк юл фондларына бүген барлык төр эшләрне башкарып чыгу өчен 1 триллион сумнан артык акчага бүленде. Гомумдәүләт проекты кысаларында быел юл эшләрен башкару тәмамланды диярлек. Агымдагы елда планлаштырылган ремонт эшләренең 95 проценты башкарылды, - диде Евгений Дитрих.
Фото: russian.rt.com
Читайте нас: