+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 ноябрь 2019, 14:50

Грипп кайчан килә?

Авыруның беренче билгеләре булу белән, табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Хәзерге вакытта Башкортстанда 16 мең 376 авыручы теркәлгән. Авырулар санының бу күрсәткече эпидемия чигеннән түбән һәм ул артачак, дип хәбәр итә республиканың “Роспотребнадзор” белгечләре.
Бу эпидемия сезонында Башкортстан халкының 45 процентына прививка ясау планлаштырыла, алар арасында 418 мең бала, 1,3 миллион өлкән кеше һәм ике мең йөкле хатын-кыз бар. Ведомство белгечләре вакциналаштыру кирәклегенә аерым игътибар итәргә чакыра.
8 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча Башкортстан халкының 30 проценты прививка ясаткан.
“Роспотребнадзор”ның эпидемиология күзәтчелеге бүлеге башлыгы вазыйфасын башкаручы Зөһрә Шаһиева сүзләренә караганда, авырулар санының артуын елның беренче декадасында, гыйнвардан март аена кадәр көтелә.
“Авыруны балалар йоктыра һәм өйгә алып кайта, аннары ата-аналар һәм башка гаилә әгъзалары зарарлана”, - ди ул.
“Роспотребнадзор” белгечләре авыруның беренче билгеләре булу белән, табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, чөнки гриппның өзлегүләргә, аерым алганда, пневмониягә китерү куркынычы бар.
Фото: matrony.ru
Читайте нас: