Табын янында тәртип һәм матурлык булсын дисәгез, савыт-саба чиста һәм күркәм булырга тиеш. Кәгазь салфеткаларны — махсус савытка, чүпрәк салфеткаларны тәлинкә янына куялар. Ашны суытыр өчен тәлинкәгә я кашыкка өреп утыру бер дә матур түгел. Шуңа күрә әкрен генә болгатып, суынганын көтегез. Тәлинкәдә аш әз калгач, аны сул кул белән чак кына күтәреп, табын ягына янтайталар. Турап пешерелгән итне, яшелчә, бәрәңге, макарон кебек ризыкларны чәнечке белән (пычаксыз), чәнечкене уң кулга тотып ашыйлар. Зур кисәкле итне ашаганда чәнечке — сул, ә пычак уң кулга тотыла. Тәлинкәдәге ризыкны турап бөтереп, гел чәнечке белән генә эш итү килешми. Ашап туйгач, пычак белән чәнечкене, икесен янәшә, тәлинкәгә куярга кирәк. Саплары уң якка, ә чәнечкенең очы өскә караган булырга тиеш. Икмәкне тәлинкәдән кул белән алалар. Май якканда, икмәкне тәлинкәгә куеп, сул кул бармаклары белән тотып торалар. Чәй болгаткан калакны чынаякта калдырмаска, тәлинкәсенә алып куярга кирәк. Кисәкле шикәрне чынаякка калак белән түгел, кул белән алып салалар. Пирожный, торт кисәген яки башка татлы камыр ризыкларын бал калагы белән ашыйлар. Печеньены кисәкләргә сындырып кабалар. Алма белән грушаны тәлинкәдәге килеш дүрт яки сигез өлешкә кисеп, эчен алалар, кабыгын тазарталар һәм кул белән алып ашыйлар. Мандаринны кул белән тазартып, кисәкләргә аералар. Җиләкне калак белән ашыйлар. Фото: ачык чыганаклардан.