+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 ноябрь 2019, 16:20

Владимир Путин Кыргызстан Президентын котлады

Бүген Кыргызстан лидерының туган көне.

Русия Президенты Владимир Путин Кыргызстандагы коллегасы Сооронбай Жээнбековны туган көне белән котлады һәм илләр арасында конструктив эшне дәвам итәргә әзер булуын раслады. Котлау телеграммасы Кремль сайтында басылган.
Телеграммада Жээнбеков җитәкчелегендә Кыргызстан “социаль-икътисади үсеш юлында ышанычлы алга бара”, төбәкләр һәм халыкара эшләрдә актив катнаша, дип билгеләп үтелә. Владимир Путин ассызлавынча, Мәскәү Кыргызстан лидерының Русия белән хезмәттәшлекне һәм стратегик партнерлыкны ныгыту буенча тырышлыгын югары бәяли.
Владимир Путин Сооронбай Жээнбековка ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм дәүләт эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Фото: gazeta.ru
Читайте нас: