+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 ноябрь 2019, 22:55

10 яшьлек кыз Санта-Клаустан бүләк сораган

26 пункттан торган исемлек меңләгән кешеләрне шаккатырган.

Лос-Анжелеста яшәүче 10 яшьлек кызның Раштуа бәйрәменә сораган бүләкләр исемлеге социаль челтәрләрдә утыручыларны таң калдырган. Исемлек 26 пункттан тора, алар арасында 11нче iPhone, AirPods наушниклары, яңа MacBook Air, бриллиантлы алкалар, «Chanel» хушбуе һәм 4 мең доллар да бар. Социаль челтәрләрдә кызның әтисе бүлешкән бүләкләр исемлеге көннән-көн популярлаша бара.
Язма берничә көн эчендә 120 меңнән артык лайк һәм 20 мең репост җыйган. Укучыларның күбесе баланың теләкләренә шаярып карый һәм әтиләренә яңа эш эзләргә киңәш итә.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: