+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 ноябрь 2019, 23:05

Олимпиада призерлары 39 мең сум стипендия алачак

Владимир Путин тиешле указга кул куйды.

Русия Президенты Владимир Путин пенсиягә чыккан Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призерлары өчен стипендияләрне 39 мең сумга кадәр һәм 30 мең сумга кадәр арттырды. Дәүләт башлыгының тиешле указы хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
Элек ай саен түләнә торган әлеге стипендияләрнең күләме 24 мең сум һәм 18 мең сум тәшкил иткән. Төзәтмәләр 2020 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.
Владимир Путин көмеш һәм бронза олимпия медальләрен яулаган пенсия яшендәге русиялеләргә стипендияләр билгеләү турындагы указга 2018 елның маенда кул куйган иде. Ул вакытта дәүләт башлыгының 400 стипендиясе билгеләнде.
Фото: iz.ru
Читайте нас: