+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
18 ноябрь 2019, 14:05

Туган көнең белән, Кыш бабай!

Бүген Русиядә рәсми рәвештә Кыш Бабайның туган көне билгеләнә. Аны син дә котлый аласың, дускай!

Бу көнне очраклы гына сайламаганнар, чөнки нәкъ менә 18 ноябрьдә Кыш бабайның туган җире Бөек Устюгта кыш үз хокукларына керә. Шунысы игътибарга лаек, 1999 елда Бөек Устюг рәсми рәвештә Русия Кыш бабаеның Ватаны дип санала башлады.
Бу көнне Бөек Устюгта махсус почта тартмасы ачалар, анда Кыш Бабайга котлаулар калдырырга мөмкин. Бабакайны анда яшәүчеләр генә түгел, читтән килгән туристлар да бик теләп котлый.
Бөек Устюгның үзәк мәйданында бу көнне төрле бәйрәм чаралары уза һәм традиция буенча беренче Чыршы бәйрәмендә купшыкайда утлар кабына. Шуннан соң Кыш Бабай Русия шәһәрләре буйлап чыгып китә һәм аларның һәркайсында балалар белән бергә Яңа ел чыршылары утларын кабызачак.
Башкортстанда яшәүчеләр дә Кыш Бабайны туган көне белән котлап, хат яза ала. Котлауларны 2019 елның 25 ноябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 450098, Уфа шәһәре, “Деду Морозу” а/я яисә [email protected] электрон почтасына.
“Кыш Бабайга хат” Балалар республика проекты Уфа үсеше Җәмгыять фонды һәм 2003 елдан бирле Кыш Бабайның яшерен хезмәте тарафыннан тормышка ашырыла. Аның төп максаты — балалар хәйриячелек хәрәкәтен тергезү.
Проектта 3 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Аның шартлары буенча бүләкләр турындагы үтенеч белән хатлар каралмый. Конкурска бары тик 2019 ел дәвамында балалар башкарган изге эшләр турындагы хатлар гына кабул ителә. Шулай ук Кыш Бабайның яшерен хезмәтеннән үз яше буенча (3-6, 7-10 һәм 11-15 яшь) махсус биремнәр үтәргә кирәк. Бу хакта тулырак: https://yadi.sk/i/O6ElvLy4HgLLIw
Конкурста җиңүчеләр — иң мөһим эшләрнең авторлары 2020 елның гыйнварында, каникул көннәрендә, Уфада Кыш бабайның Чыршы бәйрәменә чакыру алачак.
Фото: kp.ru
Читайте нас: