+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 ноябрь 2019, 22:25

Поезд Кырымга илтә!

Ярымутрауга юнәләчәк беренче поездларга 48 сәгать эчендә 10 мең билет сатылган.

Кырымга 23 һәм 24 декабрь көннәрендә кузгалачак поездларга беренче ике тәүлек эчендә генә 10 мең билет сатылган. Билгеле булуынча, билетлар сату 8 ноябрьдә башланды. Аларны сату буенча сайтта зур йөкләнеш булу сәбәпле, хәтта проблемалар да килеп чыккан. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда вице-премьер Максим Акимов хәбәр итте.
Вице-премьер ассызыклавынча, поездлар хәрәкәтенә старт бирү өчен барысы да әзер. Беренче поезд Санкт-Петербургтан — 23 декабрьдә, Мәскәүдән 24 декабрьдә кузгалачак.
Пассажирлар йөртүне “Гранд сервис Экспресс” шәхси операторы башкарачак. Поездлар Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән Кырымга 43 һәм 33 сәгать барачак. Көн саен һәр шәһәрдән берәр состав чыгып китәчәк. Поездлар хәрәкәте Кырым күпере төзелгәннән соң мөмкин булды.
Фото: tvzvezda.ru
Читайте нас: