+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 ноябрь 2019, 11:55

Мәдәни форумда 96 ил катнашты

Бу хакта Кремльдә Русия Президенты Владимир Путин белән эшлекле очрашу барышында Владимир Мединский белдерде.

14-16 ноябрь көннәрендә Санкт-Петербургта зур чара — Халыкара мәдәни форум үтте. Ул масштабы буенча да, катнашучылар, чит ил делегацияләре саны буенча да көтелгәннән күпкә артып китте. Бу хакта Кремльдә Русия Президенты Владимир Путин белән эшлекле очрашу барышында Владимир Мединскийның белдерде. Мәдәният министры Петербургта узган VIII Халыкара мәдәни форум нәтиҗәләре турында сөйләде.
—Ул масштабы буенча да, кунаклар саны буенча да, чит ил делегацияләре саны буенча да без көткәннән артыграк булды. Бу атнада махсус килгән Петербургка гына да форумда 15 меңнән артык катнашучы килгән иде. Биш көнгә сузылды. Форумның халыкара характеры турында сөйләсәк, 96 ил быел 90нан артык халыкара килешүдә катнашты һәм кул куйды, — дип билгеләп үтте мәдәният министры Владимир Мединский.
“Кытай, Төркия делегацияләре зур иде, Австриядән махсус делегация Зальцбург фестивале җитәкчелеге белән бергә килде. Ягъни, Зальцбург фестивале безнең форумда чыгыш ясау, үзе турында сөйләү һәм презентация үткәрү өчен махсус килгән”, — дип өстәде министр.
Шулай ук, Владимир Мединский әлеге форум кысаларында “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча төбәк министрлары катнашлыгында киңәшмәләр үтүе турында сөйләде.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: