+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
22 ноябрь 2019, 00:20

Пилотларга — Русия герое йолдызы!

Владимир Путин авария хәлендәге самолетны басуга утыртып, дистәләрчә гомерне саклап калган лайнер командиры Дамир Йосыповны һәм икенче пилот Георгий Мурзинны бүләкләде.

Русия Президенты Владимир Путин 15 августта кукуруз басуына авария хәлендәге самолетны утырткан лайнер командиры Дамир Йосыповка һәм икенче пилот Георгий Мурзинга Русия Герое йолдызын тапшырды. Бу хакта дәүләт башлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
— Без барыбыз да быел җәй аенда Мәскәү өлкәсендә Жуковский — Симферополь пассажир рейсын коткару тарихын хәтерлибез. Катлаулы аварияле хәлдә һава судносының барлык экипажы профессиональ, төгәл, бердәм эшләде, батырлык күрсәтте. Әмма төп роль — лайнер командиры Дамир Касыйм улы Йосыпов һәм икенче очучы Георгий Александрович Мурзинныкы. Алар самолетны чиста кырда утырта алды һәм дистәләрчә гомерне саклап калды. Югары класслы очучылар хаклы рәвештә Русия Герое исеменә лаек”, — диде Владимир Путин.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: