+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 ноябрь 2019, 12:10

Шикәргә кытлык булмаячак!

Быел шикәр чөгендерен җыю буенча ил тарихында рекорд куелган.

Русия Президенты Владимир Путин Хөкүмәт Рәисе урынбасары Алексей Гордеев белән эшлекле сөйләшү үткәрде. Вице-премьер дәүләт башлыгына илдәге агросәнәгать комплексының еллык эшчәнлеге турында тулы мәгълүмат бирде.
Алексей Гордеев билгеләвенчә, 2019 ел барлык культуралар буенча да диярлек уңышлы булган, бигрәк тә шикәр чөгендерен җыю ил тарихында рекордлы күрсәткечләргә ия. "Берничә позицияне аерып әйтә алам. Шикәр чөгендере — 53 миллион тонна, үсеш 25 процент, бу ил тарихында рекорд", — диде ул.
Вице-премьер, 2018 ел белән чагыштырганда, башка авыл хуҗалыгы культураларының, шул исәптән бәрәңгенең дә, уңдырышлылыгы артуын билгеләп үтте. "Болар барысы да кулланучылар базарында тотрыклы бәяләр булдырырга һәм импортны алыштыру темпларын арттырырга мөмкинлек бирәчәк", - диде ул.
Алексей Гордеев шулай ук ит һәм сөт җитештерүнең 2 процентка артуы турында хәбәр итте.
Фото: latifundist.com
Читайте нас: