+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
26 ноябрь 2019, 00:20

Путинны Кытайда көтәләр

Ил җитәкчесе анда кайчан барачак?

Пекин 2020 елда Русия Президенты Владимир Путинның дәүләт визиты белән килүен көтә. Бу хакта бүген журналистларга Кытайның чит ил эшләре министрының беренче урынбасары Лэ Юйчэн хәбәр иткән.
" Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин һәм Русия Президенты Владимир Путин соңгы вакытта күптапкырлар очрашты. Соңгы очрашу Бразилиядә узды, һәм безнең лидерлар Си Цзиньпин Рәисенең киләсе елда чакыру буенча Русиягә ШОС һәм БРИКС саммитларына барачагы турында килеште. Без, шулай ук, Президент Путинның Кытайга дәүләт визитын түземсезлек белән көтәбез", —дип ассызыклаган ул.
Лэ Юйчэн билгеләвенчә, ике ил лидерлары арасында тыгыз элемтәләрне саклау ике яклы хезмәттәшлек өчен бик мөһим.
Фото: tvc.ru
Читайте нас: