+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
28 ноябрь 2019, 13:35

2020 елның хуҗасы булачак Күсе нинди ул?

Хуҗасы нинди — елы шундый булачак, диләр...

Күселәр йөгерек, җитез һәм тирә-юньгә бик исләре китми торган хайваннар булуы белән аерылып тора. Алар Җир йөзендә кешеләрдән дистәләгән миллион елга иртәрәк барлыкка килгән. Аларның саны да планетада яшәүчеләрдән ике тапкырга артып китә. Шунысы кызыклы, бу җәнлекләр, нәкъ сезнең кебек, йоклаганда төшләр күрә икән.

Декоратив күселәрне өйдә тотучылар да бар. Алар хуҗасына бик тиз өйрәнә. Тик аны койрыгыннан тотарга ярамый — ул сына.
Күселәр барлык кимерүчеләр арасында иң акыллылары булып санала. Аларны, этләр кебек үк, өйрәтергә мөмкин.
Туачак Яңа ел да шатлыкларга, яхшы хәбәрләргә бай булып, барыбызга да бәхет һәм сәламәтлек алып килүен телик!
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: