+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
28 ноябрь 2019, 11:40

Волонтерларга баллар өстәү дөресме?

Владимир Путин ирекмәннәргә вузга кергәндә баллар өстәү тәҗрибәсен бөтен илгә тарату тәкъдименә карата үз фикерен белдерде.

Русия Президенты Владимир Путин волонтерлык хәрәкәтләрендә катнашучыларга югары уку йортларына кергәндә баллар өстәүгә каршы чыгыш ясады, чөнки бу чын күңелдән башкарылган эшеңнең характерына туры килмәгән бонус.
Дәүләт башлыгына Русиянең кайбер төбәкләрендәге волонтерларга вузларга кергәндә баллар өстәү тәҗрибәсен бөтен илгә тарату тәкъдиме белән "ПроеКТОрия" форумында мөрәҗәгать иткәннәр иде. Владимир Путин бу чарада телекүпер аша катнашты.
Президент җавап итеп: "Барысын да эшләргә мөмкин, бездә мөмкинлекләр иле <...> әмма бу максатка ярашлы түгел дип уйлыйм", — дип билгеләп үтте.
Ил башлыгы ассызыклавынча, волонтерлар чын күңелдән игелекләр кыла, ә вузларга кергәндә алар өчен өстенлек бирү волонтерларның эшен матдиләштерү булыр иде.
— Бонуслар кирәк, әмма алар, минемчә, волонтерлар өчен вузга кергәндә баллар кебек матди түгел, ә рухи-әхлакый характерда булырга тиеш, — диде Дәүләт башлыгы.
Владимир Путин укырга кергәндә кешене, иң беренче чиратта, белем буенча бәяләргә кирәклеген ассызыклады.
Фото: ТАСС
Читайте нас: