+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
29 ноябрь 2019, 22:30

31 декабрь — эш көне

Декабрьнең соңгы көне Русия Президенты Владимир Путин өчен дә эш көне булачак. Бу хакта журналистларга дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

Декабрьнең соңгы көне Русия Президенты Владимир Путин өчен дә эш көне булачак. Бу хакта журналистларга дәүләт башлыгының матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.
— Владимир Путинның ял көннәре булмый: ул хәтта көннең бер өлешен ялга багышларга мөмкин булганда да, эштә, — дигән Песков. — Президент эше — ул домна миче шикелле, аны сүндереп булмый, шундый туктаусыз цикл. Һәм 31е ул да эшләячәк.
Билгеле булуынча, Русия Хезмәт министрлыгы билгеләгән график буенча быел 31 декабрь эш көне булачак. Дөрес, эш бирүче бу көнне өстәмә ял бирә ала. Әмма бу кайбер шартларны үтәгәндә генә мөмкин. Эш шунда, өстәмә ял көнен бирү, кагыйдә буларак, эш вакыты нормасы кыскаруына китерә. Ә бу исә хезмәт хакының кимүенә китерергә мөмкин. Хәер, эш бирүче бу ял көнен түләү турында карар кабул итә ала. 31 декабрьдә ял көне хезмәткәргә отпуск ялыннан көн итеп, шул исәптән үз хисабына да бирелергә мөмкин.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: