+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
29 ноябрь 2019, 21:50

Буйга үскән дә үскән...

Йоклар алдыннан унбиш йомырка, бер кирпеч икмәк һәм бер литр чәй белән тамак ялгап ала торган булган.

Дөньяда иң озын кеше 1881 елда Витебскида исәпкә алынган. Федор исемле бу кешенең авырлыгы 180 килограмм, буе 271 сантиметр булган. Праганың антропологик оешмалары аны тикшереп карарга бик кызыккан, әмма Федор алар алдында чишенүдән баш тарткан, бары тик 45 сантиметр озынлыктагы аяк табаны белән 35 сантиметрлы кул чугын гына күрсәткән.
Федор көненә дүрт мәртәбә ашаган, аның бер иртәнге ашы белән уртача гаилә ике көн туклана алган булыр иде. Һәр иртәдә ул ике литр чәй эчкән, ике дистә йомырка, май белән сигез булка ашаган. Төшке ашка 2,5 килограмм ит, 1 килограмм бәрәңге һәм 3 литр сыра кирәк булган. Кичләрен бер кәстрүл яшелчә, 2,5 килограмм ит, өч кирпеч икмәк ашаган һәм 2 литр чәй эчкән. Йоклар алдыннан унбиш йомырка, бер кирпеч икмәк һәм бер литр чәй белән тамак ялгап ала торган булган.
Витебскида иң озын кешегә һәйкәл дә куелган.
Читайте нас: