+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
1 декабрь 2019, 15:15

Герой укучы кулында — чемпион билбавы!

Иркутск шәһәрендә кыз баланы җинаятьче кулыннан коткарган үсмер Русия көрәшчесе Александр Емельяненкога чемпион билбавын тапшырды.

Иркутск шәһәрендә кыз баланы җинаятьче кулыннан коткарырга ярдәм иткән тугызынчы сыйныф укучысы Вячеслав Дорошенко турында язып чыккан идек инде. Исегезгә төшерәбез, бу хәл 23 ноябрьдә булды. 16 яшьлек Слава бер ирнең кызны тарткалап машинага утыртуын күреп ала һәм ярдәмгә чакыра. Узып баручы Глеб Сизых белән бергә алар автомобильне куып җитеп, баланы коткарып кала. Җинаятьче берничә сәгатьтән соң тоткарлана һәм кулга алына. Эчке эшләр министрлыгының төбәк идарәсе кызның ике коткаручысын да бүләкләде.
Шушы вакыйгадан соң, катнаш көрәшләр буенча Русия көрәшчесе Александр Емельяненко Славананы елның иң зур вакыйгасы — пауэрлифтер Михаил Кокляев белән көрәшүен карарга чакырды. Турнир 29 ноябрьдә Мәскәүдә үтте. Беренче раундта ук җиңү яулаган Александр Емельяненкога чемпион билбавын нәкъ менә Слава тапшырды.
Фото:iz.ru
Читайте нас: