+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
1 декабрь 2019, 23:10

“Кояшлы шәһәр” — искиткеч үзәк!

Русия Президенты Владимир Путин Нальчиктагы "Кояшлы шәһәр" балалар академиясенең эшен һәм аның укытучыларының һөнәри осталыгын югары бәяләде.

"Кояшлы шәһәр" балалар иҗат академиясе Кабарда-Балкар башкаласында 2016 елның гыйнварында ачылган иде, аның структурасында 250 кешегә исәпләнгән сәләтле балалар өчен интернат тибындагы лицей, шулай ук 6 меңгә якын бала һәм яшүсмерне үз эченә алган өстәмә белем бирү үзәге эшләп килә. Биредә ачылган "Кванториум" балалар технопаркында 1,2 меңнән артык бала шөгыльләнә.
Владимир Путин җомга көнне әлеге үзәктә булды һәм яшь конструкторлар, инженерларның эшләнмәләре белән танышты
"Без искиткеч балалар үзәгендә булдык. Һәркемгә барып карарга киңәш итәм. Безнең күп кенә төбәкләрдә хәзер мондый үзәкләр үсеш ала. Алар ел азагына сәләтле балалар өчен тагын бер учреждение төзеп бетерәчәк", — диде ил башлыгы милләтара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышын ачып.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: