+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
2 декабрь 2019, 23:10

Туганнар бер мәктәптә укый ала

Тиешле законга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды.

Бер гаиләдә тәрбияләнгән балалар бер үк бакчада, мәктәптә тәрбия һәм белем алу хокукына ия булды. Тиешле законга Русия Президенты Владимир Путин кул куйды. Документ белән хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында танышырга мөмкин.
Законда бер гаиләдә тәрбияләнүче һәм уртак яшәү урыны булган балалар өстенлекле кабул итү хокукын ала дип аңлатыла. Тиешле чаралар балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме системасын үстерүгә юнәлдерелгән. Алар гаиләне ныгытуны, балаларга тиешле шартлар тудыруны, тәрбия һәм төрле яклап үсеш алуны тәэмин итәчәк дип көтелә. Моннан тыш, әлеге закон күпбалалы гаилә институтын үстерүгә ярдәм итәчәк.
Фото: iz.ru
Читайте нас: