+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
3 декабрь 2019, 00:00

Кыш бабайга хат яздыңмы?

Уфа почтамты Кыш бабай өчен хатлар кабул итә башлады.

Уфа почтамтында Кыш бабайга язган хатлар өчен Яңа ел почтасы эшли башлады. Бәйрәмгә махсус әзерләнгән почта тартмасына Яңа ел бәйрәмнәре ахырына кадәр хат җибәрергә мөмкин.

  • Хат тылсымлы адресатка барып җитсен өчен, “162340, Россия, Вологодская область, город Великий Устюг, почта Деда Мороза” адресны конвертта дөрес тутырырга һәм аңа марканы ябыштырырга кирәк, — ди Башкортстан буенча УФПСның матбугат секретаре Борис Слуцкий.
Махсус почта тартмасында Почтальон Печкин һәм Кыш Бабай сурәтләнгән, шулай ук алучының төгәл адресы язылган.
Кыш бабайга язылган хатлар һәм открыткалар көн саен аның кышкы резиденциясенә озатыла бара. Әйтик, узган елда Русия почтасы Бөек Устюгка балаларның һәм өлкәннәрнең теләкләре язылган 200 меңнән артык хат алып килгән.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.
Читайте нас: