+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
4 декабрь 2019, 18:10

Алла Пугачева улы белән кызын нинди мәктәпкә бирәчәк?

Әлегә балаларын аена 340 мең түләп укытачагы билгеле.

Максим Галкин белән Алла Пугачеваның игезәкләре Лиза һәм Гаррига киләсе елда 7шәр яшь тула һәм алар мәктәпкә барачак. Әлеге вакытта Лиза белән Гарри Мәскәү өлкәсенең элиталы балалар бакчасына йөри, аның өчен әти-әниләре һәр сабыйга аена 320 мең сум акча түли. Моннан тыш, Галкин белән Пугачева репетиторлар, нянялар һәм ярдәмчеләр дә тота.

Алла Борисовна үзенең балалары өчен сайлаган мәктәп тә элиталы һәм бик кыйммәтле санала. Әмма балалар бакчасы белән чагыштырганда, бу мәктәп алар өчен шактый арзан булачак. Аена ике бала өчен нибары 340 мең сум гына түләргә туры киләчәк. Бу йолдызлы әти-әнинең әлеге балалар бакчасы өчен түләгән хактан ике тапкырга диярлек кимрәк чыга.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: