+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
4 декабрь 2019, 21:45

Туңдырманы кем дә ярата!

Ул ил башлыгының да яраткан ризыкларының берсе икән.

Кремльдә күп еллар эшләгән шеф-пешекче Анатолий Галкин Русия Президенты Владимир Путинның яраткан ризыклары турында сөйләгән. Бу хакта “Царьград” басмасы хәбәр итә.
Анатолий Галкин сүзләренә караганда, Русия Президентының яраткан ризыклары күп. Әйтик, Путин боткаларны үз итә: дөге, карабодай яки тарыныкын яратып ашый. Ә менә солы боткасын бик өнәми. Иртәнге аш вакытында кофе урынына Владимир Владимирович яшел яисә үлән чәен өстен күрә.
Президент шулай ук чи йомырка, җиләк-җимеш һәм кипкән җиләк-җимешләрне ярата. Ә ит белән балык арасында Путин һәрвакыт балыкны сайлый. Уха ашы – аның иң яраткан ризыкларның берсе.
Ә инде татлы ризыкларга, туңдырмадан кала, ил башлыгының әллә ни исе китми. Хәер, туңдырманы кем яратмый инде аны?!
Фото:1rre.ru
Читайте нас: