+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 декабрь 2019, 09:00

Яңа елның төсе нинди?

2020 елда нинди төс модада булачагы билгеле булды.

Pantone институты яңа туачак 2020 булды.елның төсен билгеләгән. Ул “классик зәңгәр” төс булачак икән.

—Әлеге вакыт ышаныч һәм тәвәккәллек таләп итә, ә “классик зәңгәр” — даимилек һәм ышаныч символы, аңа һәрвакыт таянырга була", — дип белдерә Pantone институты белгечләре.
Быел Pantone институты тәкъдиме буенча ел төсе итеп “тере коралл" сайланган иде. Pantone Color Institute —Pantone компаниясенең төс һәм аның төрле тармакларга, мәсәлән, мода, полиграфия, интерьерлар дизайны, реклама, кинога йогынтысы буенча эксперименталь эш алып баручы тикшеренү үзәге.
Күп кенә белгечләр фикеренчә, Pantone төсләр һәм төсмерләр мәсьәләләре буенча иң абруйлы, дөньякүләм танылган мәгълүмат чыганагы булып тора.
Читайте нас: