+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
6 декабрь 2019, 10:05

“Яшә, Кыш бабай! Мин сиңа ышанам...”

Ил башлыгы волонтерлар белән очрашуда Кыш бабай мәктәбен булдыру идеясен хуплады.

Владимир Путинны Сочида үткән волонтерлар хәрәкәте лидерлары белән очрашуда Кыш бабай котлады.
“Мин 2002 елдан бирле Кыш Бабай, бу эшчәнлек Кохмдагы ДЦП белән авыручы балаларны котлаудан башланып китте. Шуннан бирле үземне “Кохом Кыш бабае" дип йөртәләр, - дип үзе белән таныштырды ил башлыгын котлаучы волонтер Владимир Смирнов. Ул шул вакыттан бирле логопедларның, сурдотәрҗемәчеләрнең зур командасын булдыруын, аларның сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларны бүләкләр белән сөендерүләре турында сөйләде.
Хәзер инде "Кохм Кыш бабае" бәйрәм алдыннан Иваново өлкәсендә генә түгел, башка төбәкләрдә дә өч меңгә якын баланы котлап, аларга сөенечле бәйрәм мизгелләре бүләк итә.
Волонтер ил җитәкчесенә күптән түгел пышылдаган каты авыручы малай белән бәйле вакыйга турында да сөйләде.
"Яшә, Кыш бабай. Мин сиңа ышанам", - дип пышылдады ул колакка. Әмма ике атнадан Леша вафат булды. Әмма аның яшәү теләге Русиянең һәр шәһәрендә шундый Кыш бабайларның барлыкка килүенә китерсен иде", - дигән теләк белдерде волонтер.
Владимир Смирнов Путинга Кыш Бабай мәктәбе төзергә һәм Бөтенроссия Кыш бабай конкурсын оештырырга теләве турында әйтте. Президент аның инициативасын хуплады.
Фото:rg.ru
Читайте нас: