+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
7 декабрь 2019, 21:30

Үсмер өч яшьлек кызны коткарган...

Моның өчен аңа алты тапкыр коега төшәргә туры килгән.

Шушы көннәрдә Кытайда 14 яшьлек үсмер өч яшьлек кызны коткару өчен алты тапкыр коега төшә. Бу хәл Хэнань провинциясендә булган.
Сабый 30 метр тирәнлектәге тар коега төшеп киткән. Дөресрәге, ул төпкә кадәр төшеп җитми, уртада кысылып кала.
Кое бик тар булганлыктан, анда өлкән яшьтәге коткаручылар төшә алмый. Ә балага, кислород җитмәү сәбәпле, тын алу авырлаша башлый. Шуңа күрә бердәнбер ярдәм чарасы — кислород трубкасын төшерәләр.
Шулвакыт коткаручыларның берсе коега үзенең ябык гәүдәле үсмер улын — Ван Минранны төшерергә тәкъдим итә. Коткаручылар балигъ булмаган үсмерне куркыныч операциягә җәлеп итүдән баш тарта. Әмма кызның гомеренә куркыныч яный башлагач, риза булалар.
Ван Минранга коега алты тапкыр төшәргә туры килә. Үсмер алтынчы тапкырдан гына сабыйга коткару билбавын эләктерә ала.
Бәхеткә, балаларны исән-имин коедан чыгаралар. Кызны дәваханәгә озаталар, аның тормышына берни дә янамый.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: