+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 декабрь 2019, 01:10

Балаларны куркытырга уйлаганнармы әллә?

Уфадагы кебек Кар бабай белән Карсылуны күргәнегез юктыр, мөгаен.

Уфаның кайбер боз шәһәрчекләрендә кеше куркытырлык Яңа ел персонажлары пәйда булган. Бу шаккатырлык сыннар балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә куркытырлык. Әйтик, башкаланың бер ишегалдында кып-кызыл иренле һәм кара күзле Кар бабай сыны урнаштырылган. Янындагы Карсылу да бабасыннан әллә ни калышмаган. Карсылуны шуннан үтүчеләрнең кызыксынучан карашыннан яшерергә тырышыпмы, вакытлыча каплап куйганнар.
Дуслар! Ә сезнең якларда Кыш бабай белән Карсылу ясап куйдылармы әле? Сездән матур фотолар көтәбез.
Фото: ГТРК “Башкортостан”
Читайте нас: