+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 декабрь 2019, 00:55

"Маугли малай" кайда үскән?

Уфада полицейскийлар караучысыз калган үсмерне тапкан.

Уфада полицейскийлар караучысыз калган маугли-малайны тапкан. Үсмер әйтүенчә, ул Уфада әнисе белән яшәгән, соңыннан якын кешесе вафат булган. Малай мәктәптә укымаган, урамга чыкмаган һәм кешеләр белән аралашмаган. Ул үзенә ничә яшь тулганын да белми.
Үсмерне социаль-тернәкләндерү үзәгенә урнаштырганнар. Аның документлары булмау сәбәпле, социаль хезмәткәрләргә яше һәм туган көнен билгеләү өчен судка мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Экспертиза үсмергә 17 яшь булуын билгеләгән. Тик аралашу һәм психик үсеш буенча үсмер бу яшькә туры килми һәм, иң аянычы, социумга чыгарга әзер түгел, дип саный экспертлар.Орджоникидзе районы судында хәбәр итүләренчә, закон нигезендә, балигъ булмаган кешенең яшен билгеләгәндә, туган елы буларак, экспертлар тарафыннан билгеләнгән көн дип шул елның соңгы көне санала.
Нәтиҗәдә, суд карары белән маугли-малайның туган көне итеп 2001 елның 31 декабре билгеләнгән.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: