+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
12 декабрь 2019, 23:50

Җәйге каникуллар кыскарырмы?

Дәүләт думасында укучыларның җәйге каникулларын кыскартырга тәкъдим итәләр.

Дәүләт думасының Мәгариф һәм фән комитеты аппараты башлыгы урынбасары Алексей Майоров фикеренчә, җәйге мәктәп каникулларын кыскарту укучыларга йөкләнешне киметергә һәм уку сәгатьләрен рациональ бүлергә мөмкинлек бирәчәк.
Шул ук вакытта ул мәктәп укучылары һәм педагогларның җәй буе ял итү гадәте аркасында каникулларны кыскарту җиңел булмаячак, дип белдерде.

- Нинди дә булса үзгәрешләр кертелсә, моны этаплап эшләргә кирәк, — ди Майоров.
Ул шулай ук, өченче чирек бик озын, шуңа да мәктәп укучыларына өстәмә йөкләнеш өсти, дип саный. Шуңа бәйле рәвештә, ул “бер атнадан биш атна узгач”схемасы буенча укырга тәкъдим итә.
Фото: ачык чыганаклардан.
Читайте нас: