+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 декабрь 2019, 17:50

Бүген – республикада башкорт теле көне

Бәйрәм чараларының төп девизы ­- “Башкортча уйлым, башкортча сөйләшәм”.

Бүген, 14 декабрьдә, Башкортстанда башкорт теле көне уза. Бу дата Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Указы белән башкорт телен саклап калу, яклау һәм үстерү максатында рәсми рәвештә билгеләнде.
Шушы уңайдан бүген башкалада төрле чаралар үтә. БДПУ каршындагы мәйданда башкорт мәгърифәтчесе Мифтахетдин Акмулла һәйкәленә чәчәкләр салынды. Шунда ук, вузда башкорт теле һәм әдәбиятының республика ачык дәресе үтте. Дәрес онлайн рәвештә YouTube-каналында трансляцияләнде.
Уфаның сәүдә үзәкләрендә 14.00 дән 17.00 гә кадәр мәгълүмати-күңел ачу чаралары планлаштырылган. “Мега”, “Ультра” сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә һәм “Башкирия” лайфстайл-үзәгендә теләүчеләр башкорт биюе дәресләренә, башкорт телендәге мобиль кушымталарны һәм грант проектларын тәкъдим итү чараларына бара ала. Концерт программасында башкорт КВН командалары чыгышы көтелә, балалар өчен “Балалар театры” мәйданчыгы оештырылачак.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: