+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
14 декабрь 2019, 22:50

“Сезнең белән ил горурлана!”

Владимир Путин "КамАЗ" коллективына рәхмәт белдерде.

Кичә, 13 декабрьдә, Русия Президенты Владимир Путин Чаллыга эш сәфәре белән килде. Анда ул “КамАЗ” заводында булды. Дәүләт башлыгы данлыклы автомобильләр заводының 50 еллыгына багышланган тантаналы митингта катнашты, производство линияләре белән танышты, предприятие хезмәткәрләре белән аралашты.
Путин "КамАЗ" коллективына башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Ил сезнең кебек коллектив белән горурлана ала. Сез, чыннан да, үз кулларыгыз белән илне ныгытасыз, һәм бу буш сүзләр түгел. Сез башкарган эшләр илебез үсешенә зур өлеш кертә. Зур рәхмәт сезгә", - диде ил башлыгы.
Шул ук көнне дәүләт башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Фото: Риа Новости
Читайте нас: