+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
15 декабрь 2019, 03:35

Берүзенә — өч алтын медаль!

11 яшьлек кызның йөгерү буенча ярышларга киеп барырга аяк киеме булмый. Шуңа карамастан, ул бәйгегә барудан баш тартмый һәм мәсьәләне үзенчә хәл итә...

Филиппинда яшәүче 11 яшьлек Рея Буллос җиңел атлетика буенча халыкара ярышларда өч алтын медаль яулый. Кыз, йөзләгән көндәшен артта калдырып, башта 400 метрга, аннары 800 метрга һәм соңыннан 1,5 километр дистанциягә узышта беренче килә.
Әмма ул җиңүе белән түгел, ә йөгергән аяк киеме аркасында матбугат чараларында, социаль челтәрләрдә зур сенсация ясый. Эш шунда: спортчы кызның кроссовкалары булмый. Шуңа карамастан, ул бәйгегә барудан баш тартмый һәм мәсьәләне үзенчә хәл итә. Аягына пластырь урый... Кыз аны аяк киеме рәвешендә шундый оста итеп эшләп куя, беренче карашка, аяк киеме юклыгын аңлап та булмый. Хәтта анда билгеле Nike компаниясенең символын да төшерә.
11 яшьлек кыз уңышка ирешү өчен бернинди киртәләр булмавын исбатлаган. Ул ярышлардан өч алтын медаль алып кайткан. Социаль челтәрдән файдаланучы миллионлаган кешеләр Реяга соклануларын белдергән, бик күпләр үз ярдәмен тәкъдим итеп язган. Шуңа да алар арасыннан кем булса да кызның хыялын чынга ашырмый калмас, дип өметләнәсе килә.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас: