+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 декабрь 2019, 18:15

Путин Казахстан халкын котлады

Бүген республикада милли бәйрәм, ял көне.

Бүген —Казахстан Республикасы Бәйсезлеге көне. Казахстан Республикасының төп милли бәйрәме, ул ел саен 16-17 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу көн ял көне булып санала, ял көннәренә туры килгәндә, якындагы эш көненә күчерелә.
Владимир Путин Казахстан Республикасы Президенты Касыйм-Жомарт Токаевка милли бәйрәм – Бәйсезлек көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Русия дәүләте башлыгы Казахстанның социаль-икътисади, фәнни-техник һәм башка күп кенә өлкәләрдә ирешкән уңышларын, дөнья аренасында илнең югары абруен, шулай ук төбәк һәм халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә конструктив ролен билгеләп үтте.
Владимир Путин ассызыклавынча, Русия һәм Казахстан мөнәсәбәтләре стратегик партнерлык һәм берлек рухында динамик рәвештә үсә.
Русия Президенты Евразия кыйтгасында тотрыклылыкны һәм иминлекне ныгыту мәнфәгатьләрендә Русия-Казахстан арасындагы үзара файдалы элемтәләрне үстерүгә ышаныч белдерде.
Фото:zakon.kz
Читайте нас: