+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
16 декабрь 2019, 14:00

Снюсларның 93 проценты кибет киштәләреннән алынган

Радий Хәбиров кибет хуҗаларына снюсларны сатудан алу өчен бер тәүлек вакыт биргән иде.

Республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Алексей Гусев кибет киштәләрендә никотинлы снюслар сату белән бәйле хәл турында сөйләде.
— 13 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр әлеге төр продукцияне сату урыннарын ачыклау өчен без муниципалитет башлыкларына мәгълүмат җибәрдек. Дәүләт комитетының сәүдә буенча контроль бүлеге хезмәткәрләре күчмә мониторинг үткәрде. Ул мөрәҗәгатьләр буенча да, шул исәптән “Инцидент” системасы аша да үткәрелде. Аерым алганда, Уфа буенча 40тан артык мөрәҗәгать булган, аларның 36сы каралган, 8 очракта мәгълүмат расланган. Динамиканы карасак, 13 декабрьгә барлык тикшерелгән сәүдә нокталары буенча снюс һәм аның аналогларын сату очраклары 25 процент булса, 16 декабрьгә – сәүдә нокталарының 400ендә, шул исәптән кабаттан тикшерелгәннәрендә, әлеге төр продукцияне сату 7,5 процент ка калган. Өстәвенә, республика һәм федераль челтәрләр бу чакыруга актив җавап бирде һәм хәзер әлеге челтәрләрдә бу продукция сатылмый. Бу эштә эре тәмәке челтәрләре дә актив катнашты – бүгенге көндә алар бу продукцияне сатмый, — диде ул.
Радий Хәбиров бу эшкә Роспотребнадзорны да җәлеп итеп, никотинлы продукция сатуны ахырга кадәр тикшерерге кирәклеген ассызыклады.
— Без фактларга таянып, кибет киштәләреннән снюсларны алырга карар кылдык. Әмма сату Интернетта бара. Анда туктату өчен бу гамәлләрнең законга каршы булуын расларга һәм соңыннан әлеге битләрне ябарга кирәк. Моның белән ныклап шөгыльләнергә кирәк. Болай калдырырга ярамый, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан җитәкчесе республика эшкуарларына, барлык сәүдә челтәрләренә кибет киштәләреннән снюсларны алу үтенечен “ишеткән” өчен рәхмәт белдерде. Республика Башлыгы Радий Хәбиров кибет хуҗаларына снюсларны сатудан алу өчен бер тәүлек вакыт биргән иде.
Фото:bfm.ru
Читайте нас: