+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 декабрь 2019, 18:10

Авыру балаларны бушлау дәвалау мөмкинме?

Матбугат конференциясендә Владимир Путинга балалар тормышына кагылышлы сораулар да юлланды.

Бүген Русия Президенты Владимир Путин зур матбугат конференциясе үткәрде. Дәүләт башлыгы журналистлар белән мондый форматта 15нче тапкыр аралашты. Сөйләшү 4 сәгат 18 минут барды.
Матбугат конференциясендә төрле өлкәләргә караган бик күп мәсьәләләр каралды. Алар арасында балалар тормышына кагылышлылары да булды. Чарада Русиядә авыру балаларны бушлай дәвалау һәм реабилитацияләү мөмкинме дигән сорау күтәрелде.
- Бездә медицина, мәгариф кебек үк, бушлай. Бу эшне шәхси медицина яба торган сегментлар да бар. Шуңа күрә без сәламәтлек саклауның беренчел звеносында мөһим үзгәрешләр кирәклеге турында сөйлибез, гомумән алганда, кешеләр медицина ярдәмен бушлай алырга тиеш. Бу барысына да, шул исәптән балаларга да кагыла. Күпчелек очракта шулай бара да, - диде Владимир Путин.
Дәүләт башлыгы билгеләвенчә, илдә балалар үлеме санын киметүдә сизелерлек алга китеш бар. Демография проблемасын хәл итүнең, гаиләләргә ярдәм күрсәтүнең төрле юллары уйланыла.
- Әлбәттә, без балаларга аерым игътибар бирүгә ирешергә тиеш. Чынлыкта шулай эшләргә тырышабыз да. Хәзер дарулар буенча, әйтик, аерым категориягә (моңарчы ул юк иде) балалар рецептуралары булдырдык. Әмма бу башкарылган бердәнбер эш түгел... Балалар медицинасы буенча эшне җайга салырга һәм аны югары дәрәҗәгә чыгарырга кирәк, монысы дөрес, - диде ил җитәкчесе.
Фото:tass.ru
Читайте нас: