+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
19 декабрь 2019, 20:30

Милли мәктәп саклап калыначак!

Владимир Путин вәгъдә бирде.

Президент белән зур матбугат конференциясендә Алтай Республикасы журналисты алтай халкын борчыган мәсьәләне күтәрде. Ул алтай теле өйрәнелүче бердәнбер мәктәпнең арендаланган бинада урнашуына зарланды.
"Алтай теле борынгы төрки телләргә карый, бу, асылда, башка төрки телләрнең базасы. Без, гомумән, милли мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне, телләрне өйрәнүгә күбрәк игътибар бирергә тиеш, дип уйлыйм. Әгәр дә милли телдә белем бирүче мәктәп начар хәлдә икән, бу, әлбәттә, ярый торган эш түгел. Сез миннән мәктәпне саклап калуда, тергезүдә ярдәм сорадыгыз. Без моны эшләрбез, вәгъдә бирәм", - диде Президент.
Фото:tass.ru
Читайте нас: