+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
20 декабрь 2019, 20:00

Владимир Путин Үзбәкстан Президенты белән очрашты

Эшлекле очрашу Санкт-Петербургта БДБ рәсми булмаган саммиты кысаларында узды.

Бүген Владимир Путин Үзбәкстан Президенты белән очрашу үткәрде. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәбәрдә билгеләп үтелгәнчә, ике ил лидерлары хезмәттәшлек һәм актуаль темалар буенча фикер алышты.
Очрашу Санкт-Петербургта БДБ рәсми булмаган саммиты кысаларында узды. Хәзерге вакытта Берләшкән дәүләтләр берлеге составына Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Молдавия, Русия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Үзбәкстан илләре керә.
Фото: kremlin.ru
Читайте нас: