+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
21 декабрь 2019, 12:00

Вакытында ярдәм күрсәткәннәр

Уфада ЮХХДИ хезмәткәрләре ике яшьлек баланың гомерен саклап калган

Уфадан юл-патруль хезмәте экипажы - Таһир Газизуллин һәм Вячеслав Буравлев ике яшьлек баланы коткаруда ярдәм иткән. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.
Алар Дим трассасында кизү торган вакытта патруль машинасына бер хатын йөгереп килә. Ул кечкенә улының аллергия аркасындагы бронхит нәтиҗәсендә тын аламавын, буылуын хәбәр итә.
"Юл полицейскийлары бала әнисе белән бергә Ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә илтә. Патруль автомобилендә махсус сигналлар белән алар берничә минуттан инде кабул итү бүлмәсендә була”, — дип ачыклык кертә Башкортстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Табиблар ярдәмен вакытында алган сабый белән барысы да яхшы. Ә әни кеше полиция лейтенантларына рәхмәт белдергән.
Фото: "Башинформ".
Читайте нас: