+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
23 декабрь 2019, 23:35

Кырым күпере ачык!

Владимир Путин күпернең тимер юл өлешен рәсми ачу тантанасында катнашты.

Бүген Русия Президенты Владимир Путин Дәүләт башлыгы Керчь бугазы аша пассажирлар тимер юл хәрәкәтен ачу тантанасында катнашты. Иң элек ил башлыгы өч вагоннан торган рельс автобусында Керьчтан Таманьга кадәр юл үтте.
Поезд сәгатенә 90 километр тизлек белән барды. "Көньяк Керчь. Яңа парк” тукталышында ил җитәкчесе барган локомотивка Кырым башлыгы Сергей Аксенов, транспорт министры Евгений Дитрих, Севастополь губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Михаил Развозжаев, Кырым тимер юлы генеральный директоры Алексей Гладилин, "СГМ-күпер "компаниясе хуҗасы Аркадий Ротенберг кушылды.
Владимир Путин билгеләп үтүенчә, тимер юл күпере буенча хәрәкәт автомобиль күперенә караганда йомшаграк. Кырым күпере - Русиядә һәм Европада иң озыны. Аның озынлыгы 19 километр тәшкил итә.
- Бүген шатлыклы һәм бик мөһим вакыйга. Ул Кырым, Севастополь, Русиянең бөтен көньягы өчен, бөтен ил өчен мөһим, чөнки сез төзегән мондый зур күпер кебек инфраструктура объектлары бөтен икътисадка йогынты ясаячак, - диде Владимир Путин күперне ачу тантанасында.
Владимир Путин видеоконференция режимында Санкт-Петербург – Севастополь маршруты буенча «Таврия» ашыгыч фирма пассажир поездын җибәрү тантанасында катнашты.
Фото:РИА Новости
Читайте нас: