+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
24 декабрь 2019, 17:05

Яңа ел төнендә Уфада Elvin Grey концерт бирәчәк

Популяр җырчы һәм аның командасы 31нче декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә чыгыш ясаячак.

Яңа ел төнендә Уфада Башкортстан һәм Татарстанның популяр җырчысы Радик Юлъякшин концерт бирәчәк. Elvin Grey һәм аның командасы концерты Уфаның “Кунак сарае” каршындагы мәйданда (Ленин урамы ягыннан) Яңа елны каршы алганнан соң башлана.
Бу тамаша «TERRA ZIMA» фестиваленең иң көтелгән вакыйгасы булачак. Мәгълүм булуынча, 2019 елның 31 декабреннән 2020 елның 5 гыйнварына кадәр Уфада масштаблы «TERRA ZIMA» фестивале узачак. Беренче тапкыр ул узган елда оештырылды. Мэриянең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу юлы фестиваль ике мәйданчыкта — “Кунак сарае” сәүдә-эшлекле комплексы һәм “Кашкадан” мәдәният һәм ял паркы территориясендә узачак. Фестиваль кунаклары өчен оештыручылар бик зур күңел ачу программасы әзерләгән, анда һәр кеше күңеленә хуш килгән күңел ачу чарасы таба алачак. "TERRA ZIMA" кышкы көннәрнең иң бай һәм кызыклы вакыйгасы булырга охшаган.
Фото:afyshka.ru
Читайте нас: