+12 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Беләсең киләме?
25 декабрь 2019, 14:25

Карсылулар парадына рәхим итегез!

Мондый чара Уфада беренче тапкыр узачак.

3 гыйнварда Уфада беренче тапкыр Карсылулар парады узачак. Чара «TERRA ZIMA» масштаблы Яңа ел фестивале кысаларында оештырыла. Ул кышкы көннәрнең иң бай һәм кызыклы вакыйгасы булачак дип көтелә.
Парадта Карсылу киемендә барлык теләүчеләр катнаша ала. Җыюлу вакыты 14.00 сәгатьтә, башкаланың Совет мәйданында. Кар кызлары Совет мәйданыннан алып, Ленин урамы буенча урнашкан “Кәрван сарай” сәүдә-эшлекле комплексына кадәр парад белән узачак. Анда флешмоб һәм конкурслар оештырыла. Иң чагу һәм актив катнашучыларга призлар тапшырылачак.
Фото:na-zapade-mos.ru
Читайте нас: